“Дин һәм сәламәтлек” очрашу

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәгърифәтче – галим Р.Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,» - дип яза. Балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү, һәрьяклап үстерү- безнең төп бурычыбыз булып тора. Шул максаттан, 6 ноябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авылыбыз мулласы белән берлектә ,балалар өчен “Дин һәм сәламәтлек” дип исемләнгән очрашу үткәрде. Очрашу барышында дин буенча кызыксындырган сораулар бирелде. Очрашу темасы буенча китап күргәзмәсе дә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International