«Китап – иң якын дус» библиографик дәрес

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрь көнне, Шәмәрдән балалар китапханәсе ,“Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен, «Китап – иң якын дус» дип исемләнгән библиографик дәрес  уздырды. Дәрес барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга беренче китаплар һәм китапханәләр барлыкка килү тарихы, китапка карата сакчыл караш кирәклеге турында сөйләде, әкиятләр буенча викторина уздырды. Чара азагында балалар  “Вовка в тридевятом царстве” мультфильмы карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International