ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2025 ел
җомга

"Сатыш" командасы мини-футбол буенча Саба районы чемпионатында 2 урын яулады. Бу авылда яшәүчеләрнең спорт активлыгының югары дәрәҗәдә булуын һәм җирле хакимиятнең халык арасында массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итүен күрсәтә. Мини-футбол уеннарны оештыру җиңеллеге аркасында популяр спорт төре булып тора. Ул яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга, команда рухын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.Шулай итеп, "Сатыш" командасы мини-футболны популярлаштыруда һәм Саба районында яшәүчеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыруда мөһим роль уйный.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Тармак һәм һөнәри-квалификация кисемнәрендә кадрларга ихтыяҗ фаразын булдыру максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен эш бирүчеләрдән кадрларга ихтыяҗның перспективалы булуы турында бөтенроссия сораштыру үткәрә.

Кичә Казанда, «Корстон» мәдәни — күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чара традицион форматта — Яңа ел алдыннан, республиканы алга алып баручыларның хезмәтләренә хөрмәт билгесе буларак оештырылды.

Саба районында кышкы юлларны җыештыруны оештыру һәм сак булырга чакыру

Тэги: окс ОКС

Төзелеш өчен җир кишәрлеге сайлау: инфраструктура үсеше бүлеге белән үзара хезмәттәшлек тәртибе

Тэги: окс ОКС

Балалар һәм өлкәннәр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, әлбәттә, ул Яңа ел.  Балалар бу көнне булачак могҗизаларга ышаналар, яңа ел төнендә бүләкләр алырга яраталар. Аларга  бу бәйрәмнең безнең илдә  ничек билгеләп үтелүе, яңа елның әкияти персонажлары, бәйрәмнең электән килгән гореф-гадәтләре кече яшьтән үк таныш.  25 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда  укучылар “Яңа ел җир йөзе буйлап атлый”  дип исемләнгән виртуаль сәяхәттә булдылар. Музей хезмәткәре аларны башка илләрдә яңа елны ничек,кайчан уздырулары, бәйрәмнең тарихы,гореф-гадәтләре белән якыннан таныштырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең йорт яны территорияләрен бизәүдә аеруча активлык күрсәтәләр. Алар гаҗәеп кар фигуралары, фанерадан уеп ясалган композицияләр ясыйлар, якты гирляндалар элеп куялар һәм кышкы могҗизаның кабатланмас атмосферасын тудыралар.

Иҗади энергиягез һәм бәйрәм кәефен булдыруда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезнең хезмәтегез балаларыбызны рухландыра һәм сөендерә, Яңа елны аеруча якты һәм истә калырлык вакыйга итә.

Тирә-яктагы тормышны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киләсе елда өегез җылы, бәхетле һәм шатлыклы булсын!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бильярд - иң борынгы уеннарның берсе, ул безнең заманда да бик популяр булып кала бирә. Бу мавыгу даими рәвештә аның чын яшьләрен һәм өлкәннәрне җыя. 20 декабрь көнне Язлы Арташ авыл клубында яшьләр арасында бильярд буенча турнир булып узды. Барлык катнашучылар да бильярд сөючеләр өчен начар булмаган һәм шактый тигез уен күрсәттеләр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Сатыш авыл җирлегендә  урнашкан  оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2025 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2026 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International