20 нче ноябрь – Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Саба муниципаль районы мәктәпләрендә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, суд приставлары хезмәте һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә чаралар узды, алар балигъ булмаганнарның хокуклары турында хәбәрдарлыкны арттыруга һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән.
«Saba Balahoner» «Һөнәрләр шәһәре» проекты нигезендә, Шемәрдәннең 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 2025-2026 нчы уку елында үткәреләсе чараларның эшчәнлеген башлап җибәрделәр.
20 ноябрьдә Россиядә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Бу көн һәр баланың хокукларын яклауның, аларның хокукый грамоталылыгын арттыруның һәм катлаулы тормыш хәлләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерү өчен билгеләнгән.
Олы Шыңар урта мәктәбендә әлеге көнгә багышланган чара узды. Чарага Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габделхак улы чакырылган иде, ул укучыларга хокукый хәбәрдарлыкның мөһимлеге, ярдәмнең мөмкин булган формалары һәм балалар хокукларын яклауда җирле үзидарәнең роле турында җентекләп сөйләде. Куркынычсызлык, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
20 ноябрь – Балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан, Югары Симет мәктәбе укучыларына авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улы чыгыш ясады. Ул укучыларга бала хокуклары турындагы Конвенция, аларның хокуклары турында сөйләде, туган сорауларга җавап бирде.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Калатау торак пунктында вак ташлы юлларны профильләштерү.
Түбән Шытсу авылында биләмә агач чүпләренән чистартылды. Эшне АО "Сабинский МПП ЖКХ" оешмасы башкарды.
Елыш авылында инеш елгасы чистартылды. Агач ботаклары, балчык һәм ләм белән тулган инешне чистарту эше язгы чорда ярларыннан чыгып биләмәгә зыян салмасын өчен эшләнелде. Эшне ООО "Базовый проект" оешмасы башкарды.
Түбән Шытсу авылында үзарасалым хисабына башкарылган җәяүләр өчен күпер эшләү төгәлләнде. Күпернең озынлыгы 32 метр, киңлеге 1,5 метр тәшкил итте. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.