Иштуган мәдәният йортында фәрештә ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мавыктыргыч шөгыль җыелганнарның барысын да мавыктырды. Ясауның катлаулы булмаган технологиясе, фантазия һәм сабырлык – һәм мастер-класста катнашучылар кулында искиткеч фәрештә булып чыкты. Бу фәрештә сезнең тынычлыгыгызны һәм җаныгызны сакласын! Өегездә бәхет китерерлек кечкенә фәрештәләр булсын!
28 нче январь көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.
Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән"Күңел ачуларга салкын комачауламый" дип аталган уен чарасы уздырдылар.Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәм атмосферасы булдыру, төрле яшьтәге балаларны уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде.Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда - "Кар бөртекләре”, икенчесе – “Кар бабайлар".Эстафета төрле этаплардан торды: “ Кричалки”,” Змейка”, Итек белән йөгерү” , “Оленьи упряжки” ,"Боулинг”,”Кемдә кар күбрәк", “Эзләреңне себер”,кышкы темага табышмаклар чишү.Балалар эстафетада актив катнаштылар.Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.
Уважаемые граждане! От ФГБУ "Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан":
Консультация-предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
С 18 часов. 29 января до 18 часов. 30 января 2026 г.
2026 елның 27 февралендә Ике Басу Арташ мәдәният йортында Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашында “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиясенең 2025 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап җыелышы булып узды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елда эшне камилләштерү планнары турында җәмгыять баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар
28 январь көнне Эзмә мәдәният йортында, Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, ата-аналар комитетларының «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы булып узды.
"Бердәм Россия" партиянең Халык программасы буенча төзелгән инфраструктура объектларының Бөтенроссия фотоконкурсын башлап җибәрде
"Яшь оста" конкурсының муниципаль этабы талантлы балаларны ачыкларга гына түгел, ә эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә, укучыларда киләчәк карьераны аңлы рәвештә сайларга да ярдәм итә. Бу конкурс Саба районында һөнәри белем бирүне үстерүгә мөһим адым булдып тора.