Өстәл теннисы буенча «Мәрхәмәтлелек марафоны» ның 4 нче этабы-«Трейд металл» ҖЧҖ һәм «Саида»ҖЧҖ. Буран да, бозлавык та теннисчыларга комачауламый, чөнки корыч характерлар һәм корыч кагыйдәләр өйдә утырырга ирек бирми.8 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында эссе булды. Кызлар арасында өченче урында Кукмара шәһәре вәкиле Элиза Буравова иде. Сабалы Галина Гороховатченко икенче урында. Җиңүне Кукмара шәһәреннән Арина Буравова бәйрәм итте. Ир-атларның ялгыз разрядында бәхет сабалылар ягында иде. Өченче урын-Раян Йосыпов.Икенче урын - Илсаф Латыйпов.Турнирның лидеры Гадел Вәлимөхәммәтов. Җиңүчеләр татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә гран-при «Трейд металл» ҖЧҖ һәм «Саида»ҖЧҖ иганәчеләре ярдәме белән уза.Марафонда катнашучылар иганәчеләргә рәхмәт белдерәләр.
Медицина һөнәрен популярлаштыруга багышланган «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында Саба хастаханәсе үзләрен медицинага багышларга хыялланган өлкән сыйныф укучыларын чакырды. Укучылар алдында баш табиб Марат Рафаэль улы Йосыпов чыгыш ясады.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
«Саба йөзү бассейны» хезмәтләрнең яңа төрен тәкъдим итә. Эрбет мичкәсе яки фитобочка — шифалы эчемлекләргә бай пар бирелә торган мини-сауна. Процедура вакытында кешенең гәүдәсе мичкә эчендә була, ә башы ачык һавада кала. Парның тәэсире уңайлырак була, баш мие кан тамырларына югары температураларның йогынтысы булдырылмый. Бу конструкция ярдәмендә традицион саунага керү чикләүләре булган кешеләргә фитотерапия сеансларын үткәрергә мөмкин.
Олыяз авылында яшәүче Гатауллина Нәзилә Галиәкбәр кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
6 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты «Бердәм сыйныф серләре» конкурсында катнаштылар. Команда визит карточкасы , иҗади номер, шулай ук проект эшен әзерләде. Бу конкурс дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм һәр катнашучының көчле якларын күрергә ярдәм итте.
6 февраль көнне безнең «Кояш нурлары» төркеме балалары бик теләп «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
“Игенче” ҖЧҖ дә юлларны, ферма , торак, бина түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту, җыештырып бару кышкы чорларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатларында территорияләр даими рәвештә кардан һәм боздан чистартыла.
Территорияләрнең зур мәйданын , күп кар явуын һәм еш бураннар булуын исәпкә алып бу эштә барлык хезмәткәрләр дә актив катнаша.
Йомгаклау җыелышы 06 февральдә янгын сүндерү бүлегенең уку залында булды. Аны янгын сүндерү гарнизоны начальнигы Илдар Закиров ачты. 2025 елда 129 янгын сүндерү-коткару часте үзләренә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәде, дип билгеләп үтелде. Ул шулай ук шәхси составның төрле куркынычларга җавап бирергә әзерлеген бәяләде, «именно нәкъ менә шәхси составның координацияләнгәнлеге, бердәмлеге һәм гамәлләрен аңлау халыкның һәм территориянең гадәттән тыш хәлләрдән иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", дип билгеләп үтте.
Гипс – экологик яктан чиста , өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз материал. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда өлкәннәр өчен гипстан ясалган сувенирлар буяу буенча мастер-класс булып узды.
Буяу процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үз-үзене күрсәтергә ярдәм итә. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы рәсем ясау процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Өлкәннәребез үз куллары белән буяган сувенирларга ия булып, бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.