“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениясендә “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясе

2026 елның 6 феврале, җомга

      6 февраль көнне безнең «Кояш нурлары» төркеме балалары бик теләп «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

       Акциянең төп максаты: СВО да катнашучы РФ хәрби хезмәткәрләренә ярдәм итү белән берлектә балаларга солдатларның хәрби бурычларын үтәү һәм Ватанны саклау буенча көндәлек авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ишеттерү.

     Өйдән еракта булган кеше өчен ярдәмнең никадәр мөһим булуын без барыбыз да беләбез. Барлык хатларның төп фикере - «Без сезне өйдә көтәбез!». Балалар үзләренең хатлары бөтенләй белмәгән солдатка эләгәчәген аңлыйлар, ышаналар һәм өйгә кайтуларын көтәләр. Ә үзләре кылган изге гамәлләрдән балалар нинди горурлык кичерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International