Эзмә мәдәнят йорты каршында эшләп килүче "Моң" халык театры коллективы тарафыннан, Рафис Фазылҗаннын "Утыр әле яннарыма" дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясе сәхнәләштерелде
Ир-егетләр командалары арасында барган мини футбол буенча ярышлар тәмамланды. Кичәге уенда безнең финансистлар командасы Тимершык җыелма командасын 9:4 исәбе белән җиңү яулады. Командалар арасында барган киеренке ярышта, бик аз гына аралык белән, ФБП командасы 4 урынга лаек булды. Афәрин, егетләр, котлыйбыз!
Яңа 2026 ел алдыннан агач эшкәртү комплексына кергәндә могҗиза, бәйрәм рухы тудырылган. Оешма коллективы территорияне якты утлар һәм декоратив элементлар белән бизәп, күп көч куйды.
Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре алып барыла. Балалар бик кызыксынып төрле юнәлештәге түгәрәкләргә йөриләр. Инглиз теле түгәрәгендә балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр, хәрәкәтчән уеннар уйныйлар, бер-берсе белән әңгәмәләр алып баралар . Хореография түгәрәге – балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик хәрәкәтчән, алар бер урында озак утыра алмыйлар, шуңа күрә алар рәхәтләнеп бию белән шөгыльләнәләр. Логопедия буенча шөгыльләр дә нәниләргә бик ошый, кызыклы һәм күңелле биремнәр, тел өчен күнегүләр һәм артикуляцион гимнастика балаларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирми. «Чудо-чадо» дип аталган индивидуаль коррекцион шөгылендә укытучы- дефектолог балаларның сенсор белемнәрен, логик фикерләү сәләтен үстерә. «Мамино солнышко» шөгыльләрендә 1 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балалар әниләре белән бергәләп уйныйлар, иҗат итәләр. «Долепка» түгәрәгендә балчыкның үзлекләрен өйрәнәләр һәм әвәләп иҗат итәләр, ә «РобоОстровок»та балалар үзләрен яшь инженерлар итеп хис итеп инструкция буенча төрле роботлар төзиләр.
Яңа 2026 ел алдыннан урман селекция үзәгенә кергәндә могҗиза, бәйрәм рухы тудырды. Оешма коллективы территорияне якты утлар һәм декоратив элементлар белән бизәп, күп көч куйды.
Яңа 2026 ел алдыннан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кергәндә могҗиза, бәйрәм рухы тудырды. Оешма коллективы территорияне якты утлар һәм декоратив элементлар белән бизәп, күп көч куйды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 24 декабрьдә 06 сәгатькә кадәр. 2025 елның 25 декабре
24 декабрь кичендә һәм 25 декабрь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -25 булыр дип көтелә..-30 (Казанда -25кә кадәр).
Яңа ел каникуллары якынлашу белән Мичән авыл җирлегендә бәйрәм рухы тудыруга, авыл халкы һәм кунаклар өчен уңайлы ял һәм иминлек тәэмин итүгә юнәлдерелгән әзерлек эшләре активлашты. Һәр тармак үз биләмәсен Яңа ел рухы белән бизәү эшләрен башкарды.
Яңа 2026 ел алдыннан Лесхоз мәдәният йортында бинага кергәндә могҗиза, бәйрәм рухы тудырды. Оешма коллективы территорияне якты утлар һәм декоратив элементлар белән бизәп, күп көч куйды.
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый. Татлы җыелмаларны республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары алачак. Моннан тыш, бүләкләр аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарыннан, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарыннан килгән балаларга тапшырыла. Бүләкләр тапшыру башланды инде: ул районның Яңа ел чыршыларында уза, ә җыелмаларның бер өлеше адреслы рәвештә өйгә китерелә.