ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

30 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен  учреждение коллективы катнашында «Иң,  иң яхшы Яңа ел» бал - маскарады уздырылды. Әби-бабайларны Яңа ел белән котладылар. Яңа ел пакетлары рәвешендә иганәчелек ярдәме оештырылды.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә халык һәм кулланучыларның тиңләштерелгән категорияләре өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2025 № 666-17/э-2025 карары нигезендә куллану диапазоннары буенча дифференциацияләнгән электр энергиясенә тарифлар кулланылачак.

2026 елның 2 февраленнән 7 февраленә кадәр Алабуга шәһәре территориясендә «Алабуга-skills»тармак Республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурс республика дәрәҗәсендә (2026 елда - бишенче тапкыр) Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм югары социаль әһәмияткә ия.

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, Явлаштау урта мәктәбенең "туган якны өйрәнәбез" һәм "Театр" мәктәп яны түгәрәкләренә йөрүчеләр өчен, гипстан сыннар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Декабрь ахыры-нәтиҗәләр ясау, киләчәккә юнәлеш билгеләү һәм кыйммәтле тәҗрибә уртаклашу вакыты. 2025 елның 29 декабрендә "Саба-Арена" урта мәктәбендә «Оешма эшчәнлегенә анализ» темасына педагогик совет үткәрелде. Мәктәп җитәкчелеге коллективка нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлады, сәламәтлек, тынычлык һәм муллык теләде. Шулай ук тренер-укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Педагогик коллективыбызны Яңа ел белән котлыйбыз һәм барыгызга да матур Яңа ел каникуллары телибез! Яңа елда яңа көчләр һәм идеяләр белән очрашырбыз!2315:17

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

28 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йортында Яңа Ел лотереясе булып узды. Бу чара инде күптәннән традициягә әверелде, һәм авыл халкы бик теләп катнаша, бөтен гаиләләре белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә приз бирелә. Лотерея концерт номерлары һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмебезне тагын да яктырак итәргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да, катнашучылар да, оештыручылар да уздырылган вакыттан канәгать калдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәктәбендә Беренче сыйныф укучыларын Россия Бөркетләренә багышлау тантанасы узды. Беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркете» нә багышлау — тантаналы чара, аның барышында укучыларны «Россия бөркете»иҗтимагый оешмасы сафларына алалар. Чара актив, дус һәм җаваплы гражданнар тәрбияләүгә, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

30 декабрь көнне Пүкәл авыл клубында " Яңа ел могҗизасы!» исемле бәйрәм бал –маскарады булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру — идеядән алып эксплуатациягә кертүгә кадәр — сыйфатлы проектлауны гына түгел, ә барлык этапларда өзлексез контроль таләп итә. Саба муниципаль районының инфраструктура үсеше бүлеге «20гә 80 " социаль әһәмиятле программасы буенча йортлар төзү мисалында бу процессның ничек оештырылуын күрсәтә.

Тэги: окс ОКС

Олы Нырты авылында яңа мәдәният йорты төзелешенең барышы

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International