ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2024 ел
җомга

  14 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.

    12 июнь көнне  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төрле районнарыннан 30 дан артык «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына Рәсәй гражданы паспортларын тапшырды. Әлеге чара Казан Кремлендә «Без – Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында узды.

    10-12 июньдә Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы узды. Финалга урта һәм өлкән яшьтәге 14 команда чыкты.

    Региональ этап бәйгеләре төрле кызыклы вакыйгалар һәм сынауларга бай булды. Нәтиҗәдә, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының «Патриот 116» командасы икенче урын яулады.

    Зарница – ул гади генә хәрби-патриотик уен түгел, ә команда рухын, патриотизм хисләрен тәрбияләүче, яшь буынга гамәли күнекмәләр бирүче чара булып тора.


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 майда Саба урта мәктәбе базасында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларының II муниципаль слеты узды. Анда Саба районының төрле мәктәпләреннән 150дән артык кеше катнашты.


14
май, 2024 ел
сишәмбе

  13 май көнне, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Зарница 2.0»хәрби-патриотик уенның зона этабы узды. Биредә муниципаль этапларда җиңүче иң яхшы командалар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International