Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

  2 нче декабрь көнне Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.

  Активистларга паспортларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы һәм Рәсәй Федарациясенең Эчке эшләр министрлыгың Саба районы буенча Миграция мәсьәләләре бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гаязова Адилә Мидхәт кызы тапшырдылар. Алар чарада катнашучыларга, хәзер сез Рәсәй Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары , Конституциядә игълан ителгән хокукларны һәм илебезне саклагыз, Туган илебезнең чын ватанпәрвәрләре булыгыз, – дигән киңәшләр бирделәр.

  Тантанада катнашучыларның һәрберсенә Хәрәкәт символикасы төшерелгән значок белән паспорт тышлыклары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International