31 октябрь көнне Саба урта мәктәбендә укучыларны һәм аларның остазларын “Алдынгылар хәрәкәте” сафына тантаналы кабул итү чарасы булып узды.
“Алдынгылар хәрәкәте” нең Саба районы буенча Җирле бүлекчә рәисе Илнар Хаҗиев танатаналы чарада катнашучыларны, ирешкән уңышлары белән тәбрик итте һәм киләчәктә дә Хәрәкәт белән бер дулкында калырга чакырды.
Хәрәкәтнең остазлары, үз чиратында илнең лаеклы, мөстәкыйль гражданнарын тәрбияләү өчен буыннар арасындагы ныклы элемтәгә, үзара ихтирамга һәм ярдәмләшүгә омтылырга вәгъдә иттеләр!
“Алдынгылар хәрәкәте”нә яңа гына килеп кушылган укучыларны һәм остазларны чын күңелдән котлыйбыз!