Бүген Икшермә кадет интернат-мәктәбендә кече яшьтәгеләр өчен «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Әлеге чара инде икенче ел рәттән «Алдынгылар хәрәкәте» проекты нигезендә үткәрелә.
Ярышларны Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы ачып җибәрде һәм укучыларны үз иленең чын патриотлары булырга чакырды.
Катнашучылар көчле әзерлек белән килеп, барлык сынауларны уңышлы гына үттеләр, үзләрен чын лидерлар буларак күрсәттеләр.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
1 урын – Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасы;
2 урын – Саба урта мәктәбенең «Кремень» командасы;
3 урын – Саба гимназиясенең «Патриотлар» командасы