"Алдынгылар хәрәкәте"нең Саба җирле бүлекчәсе конференциясе

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

  19 октябрь көнне «Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба җирле бүлекчәсе конференциясе узды

  Соңгы ярты елда башкарылган эшләр турында җирле бүлекчә җитәкчесе Илнар Хаҗиев чыгыш ясады. Үткән уку елында Җирле бүлекчәнең «Алдынгылар Советы» рәисе вазифасын башкарган Хафизова Самира катнашучыларны еллык нәтиҗәләр белән таныштырды.

  Конференциянең төп бурычы Советның яңа составын сайлау иде. Тавыш бирү йомгаклары буенча, 75% тавыш белән, яңа рәис итеп, бу көнгә кадәр “Фән һәм технология” юнәлеше лидеры булган Хәнәфиева Гөлсинә билгеләнде.

  Конференциянең иң күңелле өлеше - хәрәкәткә керткән зур өлешләре өчен укучыларны һәм остазларны бүләкләү булды.

  “Алдынгылар хәрәкәте”нең девизы: “Бездә көч, бездә дәрт! Хәрәкәттә – бәрәкәт!“

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International