20 апрель көнне Казан танк училищесында, Алдынгылар хәрәкәтенең «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабы булып узды. Биредә, өч яшь категориясендә, муниципаль этапларда җиңү яулаган иң көчле командалар җыелды.
Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасы урта һәм өлкән яшь категорияләрендә беренче урынга лаек булдылар, алар май аенда үтәчәк әлеге бәйгенең республика этабында көч сынашачаклар.
Яшь патриотларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы этапта уңышлар телибез!