ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

Бизәү эшләре, идән һәм түшәм ясау эшләре бара. Шулай ук түбә ябу һәм тәрәзәләр кую эшләре дә бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ОКС

Объектта бизәү эшләре, идәннәр кую һәм электромонтаж эшләре бара. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы

Тэги: ОКС

26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягы махсус калай белән төрелеп бетте, фундамент өлешен дә калай белән бизәү эшләрен башкаралар. Ягу өлешендә яңарту эшләре бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана.  Армый талмый көчләрен кызганмый эшләүчеләргә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткезәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

23
май, 2025 ел
җомга

Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү башланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге ОКС

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында  бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге ОКС

20
май, 2025 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының  Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге асфальт юл  ремонтланды. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын  ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

 Мишә авыл җирлегенең Сабабаш торак пунктында гидротехник корылманы ремонтлау эшләре башланды. Генераль подрядчы булып ПМК МЕЛИОРАЦИЯ тора.

Тэги: Мишә авыл җирлеге ОКС

16
май, 2025 ел
җомга

Объектта демонтаж эшләре бара. Шулай ук бизәү эшләре, пылау җайланмалары һәм электромонтаж эшләре башланды. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы

Тэги: ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International