Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Саба ш.т.б. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.
Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәреп бара.
Саба муниципаль районында, стажировка кысаларында, ТР Раисе кадрлар резервында катнашучылар 2023 елның 06 сентябрендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды
6 сентябрьдә «Экстремизмга – ЮК! " акциясе кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар видеороликлар карадылар.
Бүген, “Балкыш” комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы, Шәмәрдән авылында яшәүче Нәбиуллина Нәзилә 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.
Әлеге күркәм вакыйга алдыннан озын гомерлене Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А.К. һәм Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н. Гайнетдинова котлады.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, озак-озак елларга рух күтәренкелеге телибез, һәр көнне якыннарының җылы елмаюлары белән җылынсын иде.
Белем көне-барлык укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, укытучылар, шулай ук укучыларга һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык кешеләр өчен бәйрәм.
Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Л. Гайнетдинова Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернатында уку елын ачу тантанасында катнашты.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы белән берлектә СОП гаиләләреннән булган яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрде. Мәктәп укучылары үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләү өчен тест узды. Шулай ук укучылар һөнәр сайлау механизмнары, районның иң популяр һәм ихтыяҗлы белгечлекләре турында белделәр.
31 августта Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.
Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлешендә һәм шәфкать бүлегендә эшләр бара.
30 август-Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә багышланган хәйрия ярминкәсендә катнаштылар.
Альпари һәм Казан шәһәре Башкарма комитетына хәйрия ярминкәсендә катнашуда һәм оештыруда мөмкинлекләр һәм ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез!