Семинар-киңәшмә

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

25 октябрьдә Саба район мәдәният йортында "Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 9 аена йомгак ясау" дигән темага семинар – киңәшмә булып узды. Лесхоз өлкәннәр  һәм инвалидлар өчен  интернат-йорты бу семинарда актив катнашты, күргәзмә һәм мастер-класс оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International