Ел саен 27 октябрьдә Рәсәй куләмендә остазлык көне билгеләп үтелә. Бу үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен киләсе буынга тапшыручыларга багышланган һөнәри бәйрәм. Укытучы һөнәр генә түгел, ә зур җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә торган һөнәр дә. Өлкән тәрбияче Хабибуллина Г.Р. укытуга һәм гомумән белем бирүгә багышланган чара үткәрде. Бу тәрбия чарасы остазлык, һөнәрләр турында сөйләшүдән башланды. Тәрбиячеләр белән «Җылы сүз-җанга дәва», «Истә калган балачак бүләге», «Күңел халәте», «Сүзнең кешегә тәэсире» күнегүләре белән тренинг үткәрде. Чара бер-берсенә рәхмәт йөзеннән алкышлар белән тәмамланды. Чарада катнашучыларның барысы да канәгать калды һәм зур күңел күтәренкелеге алды. Остазлык-яшьләргә үз һөнәрләрендә ышанычлы һәм уңышлы булырга ярдәм итүче җәмгыятьнең төп институтларының берсе. Барлык укытучыларны остазлык көне белән котлыйбыз, аларга авыр эшләрендә сәламәтлек, сабырлык һәм иҗади уңышлар телибез!