ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Байлар Сабасы шәһәр тибы бистәсе «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Россия берләштерә!” дигән патриотик акция уздырдырдылар.

 Үзәк мәйданда алар «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме турында мәгълүмат белән буклетлар, триколор тасмалар тараттылар. Белгечләр һәм волонтерлар халыкны Ватан тарихының истәлекле сәхифәләре белән таныштырдылар, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илебезне илбасарлардан сакларга ярдәм иткәне турында аңлаттылар.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, “Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, социаль хезмәтләр алучылар белән, “Халык бердәмлегендә - бөек көч” дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр үз Ватанын искә алдылар һәм үз хис-кичерешләрен рәсемнәрдә белдерделәр. Бу бәйрәм Россия гражданнарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Мәдәниятләрнең күптөрлелегенә карамастан, барыбызны да иң мөһиме - үз Ватаныңа мәхәббәт берләштерә.

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне-1612 елда башланган бай тарихлы бәйрәм. Бу чара хөрмәтенә 2 ноябрьдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән үзара аңлашу, кешеләр турында кайгыртуны үз эченә алган акция уздырылды. Өлкәннәрне котлап өч төсне берләштергән тасма Һәм флажок  бүләк ителде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында “Комсомол син минем тормышымда ” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. 

Халыклар бердәмлеге көне - Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ләкин 4 ноябрьдә искә алынган вакыйгалар бик күптән булды. Халыклар бердәмлеге көне - ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Бүген 1 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияче җитәкчелегендә стена газетасы чыгарылды. Катнашучыларны Россия бәйсезлеге көне турында белемнәрне ныгыту, катнашучыларның иҗади потенциалын ачу буенча оештыру, патриотизм хисе, илнең тарихи үткәненә хөрмәт үсеше өчен шартлар тудыру өчен стена газетасы чыгардык.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Балаларга юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

27
октябрь, 2023 ел
җомга

27 октябрьдә Картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат - йортына Теләче районы ветераннар Советы Рәисе җитәкчелегендәге делегация килде. Алар үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән сөендерделәр. Бу чыгыш бик шаян һәм беркемне дә битараф  калдырмады. Чара дәвамында җылы сүзләр яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
Ел саен 27 октябрьдә Рәсәй куләмендә остазлык көне билгеләп үтелә. Бу үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен киләсе буынга тапшыручыларга багышланган һөнәри бәйрәм. Укытучы һөнәр генә түгел, ә зур җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә торган һөнәр дә.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

23 октябрьдә безнең районда 9 айлык эш йомгаклары буенча МТЗ һәм ТР СЗ республика семинары узды. Семинарга социаль приютлар директорлары, КЦЦОН директорлары һәм социаль өлкә белгечләре чакырылган иде. Әлеге чараның спикеры булып ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна тора, ул социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшенә йомгак ясады.

Безнең приют әлеге семинарда  катнашты. Район мәдәният йорты фойесында без тәрбияләнүчеләребез ясаган әйберләр күргәзмәсен оештырдык. Шулай ук төрле мастер-класслар күрсәтелде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International