«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дип исемләнгән танып белү чарасы.

2023 елның 8 декабре, җомга

8 нче декабрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дип исемләнгән танып белү чарасы узды.

Чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе өлкән инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы, ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы катнашты.

Чараның максаты-балаларда юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм аларны транспорт мохитенә яраклаштыру. Театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Балалар светофорлар турында җырлар җырладылар, җәяүлеләр юлын җыйдылар, шоферлар булдылар, кирәкле юл хәрәкәте билгеләрен сайлап юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International