Хәйрия концерты

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында үзләренең хәйрия концертлары белән Кукмара районы  Арбаш  авыл клубы коллективы чыгыш ясады. Концерт программасы популяр җырларны, төрле һәм якты бию чыгышларын үз эченә алды. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Өлкәннәребез  турында мондый кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш ышанычын бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International