Инвалидлар декадасы кысаларында, «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре төрле ярышларда катнаштылар.
Өстәл теннисы буенча Россия Кубогында Кадырова Полина, хатын-кызлар парлы разрядында 3 урын яулады һәм III дәрәҗә диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Шулай ук Вәлиев Камил һәм Щава Ксения тренер Екатерина Сергеевна җитәкчелегендә Татарстан Республикасы намусын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар.
5 декабрьдә күрү буенча инвалидлар декадасына багышланган өстәл теннисы турнирында Кадырова Полина 1 урынны, Щава Ксения 2 урынны, ә Вәлиев Камил, малайлар арасында, 2 урынны алды.
Михайлов Эдуард Арча муниципаль районында уздырылган бочча буенча ачык республика турнирында 3 нче урынны яулады.
Нагимов Эдуард, Колегаев Руслан, Арсентьев Даниэль, Галеев Руслан, Горшков Данил сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында район шашка турнирында катнаштылар. Нагимов Эдуард 3 нче урынны, Колегаев Руслан 4 нче урынны алды.
Тәрбияләнүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.