21-25 ноябрь көннәрендә Курган өлкәсенеж Курган шәһәрендә В.Ф.Горбенко исемендәге Россия СК интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорты буенча Россия кубогы (дисциплина - өстәл теннисы) узды, ярышларда Россиянең 16 төбәге катнашты. Катнашучылар арасында Саба муниципаль районы спортчысы, Татарстан командасында Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Новиков Андрей Таһир улы булды. Новиков А.Т. уңышлары:
парлы разряд ИН2 -2 урын Новиков А./ Идрисов А.
катнаш разряд ИН2 - 1 урын Новиков А./Зарипова Л.
Әниләр көне алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен бәйрәм торты әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Алда торган бәйрәм хөрмәтенә котлау җырлары белән Рим Усманов һәм Айзилә Шакирова чыгыш ясадылар.
Әниләр бәйрәме тормыш белән яшәргә һәм шатланырга мөмкинлек биргән иң яраткан һәм иң төп хатын-кызга багышлана. Россиядә Әниләр көне рәсми рәвештә 1999 елда билгеләп үтелә башлый, әмма бәйрәм турында беренче искә алуларны борынгы дөнья тарихында табарга мөмкин.
23ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара әниләр көне уңаеннан концерт оештырылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль-юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
22 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан, Халыкара әниләр көне уңаеннан, концерт оештырылды.
20 ноябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, балигъ булмаган балалар өчен «Балаларның хокукый җаваплылыгы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Чараның максаты: балаларны төп хокуклары белән таныштыру, хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, башка кешеләрнең хокукларына хөрмәт тәрбияләү.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән, «Арт-терапия» программасы кысаларында, «Дөрес булмаган ил» метафорик карталары белән дәрес үткәрде. Әлеге уен балада булган проблемаларны, куркуларны җиңәргә өйрәнергә ярдәм итә.