«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә кышкы матурлык.

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Кыш көне Югары Утар балалар интернат-йорты җанланды, үзгәрде. Территориядә бик матур кар фигуралары, скульптуралар һәм әкият хайваннары барлыкка килде. Кар фигураларын ясау - үзенчәлекле, тылсымлы процесс. Кышкы бәхет өчен бик аз кирәк: ап-ак кар, яхшы кәеф. Берничә көн эчендә балалар йорты территориясе үзгәрде: әкияттәге кар патшалыгына әверелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International