«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Яңа ел бәйрәме һәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады.

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

27 нче декабрьдә безнең балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте. 

Аннары төркемнәрдә Яңа ел иртәләре үткәрелде. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары балаларны Әкияти тылсымлы дөньяга алып киттеләр. Тамашадан соң балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән шигырьләр сөйләде, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.

Бәйрәмдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы- “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының Саба муниципаль районы оешмасы вәкилләре һәм хәйрияче Корбанова Лина Анатольевнанын командасы катнашты. Лина Анатольевна безнең балаларны күп бүләкләр белән сөендерде, алар балалар өчен бәйрәм сюрпризы булды. Аңа чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез һәм тормыш юлында иминлек, сәламәтлек, күбрәк җылылык телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International