10-16 ноябрьдә бөтен дөньяда диабет белән көрәш атналыгы уза
Ничек инсульт корбаны булмаска.
Инсульт-баш мие кан әйләнеше бозыла торган авыру. Статистика буенча ел саен инсульттан миллионнан артык кеше үлә.
29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне.
Невролог-табиб Төхфәтуллин Фиргать Фәнил улы Инсультны профилактикалау буенча тәкъдимнәре белән уртаклашачак.
Инсульт-баш мие участогының кан белән тәэмин ителешенең кискен бозылуы, ул баш мие кан тамырлары спазмы (еш очрый торган ишемик инсульт) яки кан тамырлары ярылу нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин (геморрагик инсульт).
Бүген 24.10.2025 Саба районында "Мобиль поликлиника" Иске Икшермә авылында кабул итү тәмамлады.
Кабак, ташкабак, цуккини, патиссон берьеллык бакча үсемлекләре булып торалар, кабаклылар гаиләсенә керәләр һәм уртак билгеләре күп. Кабакның туган иле булып Мексика санала, анда аны безнең эрага кадәр 3000 ел элек үк ашаганнар. Европада кабак һәм ташкабак XVI гасырда барлыкка килгән.
Төп бурыч-диспансеризация узу, җирле халыкны профилактик карау һәм диспансер күзәтүе.
Профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә.
Мобиль поликлиниканың эше "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты буенча алып барыла.
21 октябрьдә Бөтендөнья йод кытлыгына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.*
Йод микроэлементы тироксинны да кертеп, калкансыман биз гормоннарын җитештерүдә төп роль уйный. Бу гормон организмның метаболизмына йогынты ясый, су, минераль, аксым, липид һәм углевод алмашы процессларын контрольдә тота. Ул тән температурасын нормаль тоту, күзәнәкләрнең үсүе һәм бүленүе, бавыр һәм йөрәкнең нормаль эшләве өчен кирәк. Йод җитмәү нерв системасы эшендә тискәре йогынты ясый, кешенең кәефен үзгәртә һәм психоэмоциональ халәтен начарайта. Йодның озакка сузылган кытлыгы калкансыман бизнең зурлыгын арттыруга (эндемик бүксәнең үсешенә) китерә.
Бүгенге көндә артык тән авырлыгы һәм симерү-балалар һәм яшүсмерләрдә иң киң таралган эндокрин бозулар, мәктәп укучылары арасында аларның ешлыгы 25-30% ка җитә. Бигрәк тә кече яшьтәге балаларда артык тән авырлыгы очракларының арту тенденциясен билгеләп үтәргә кирәк.
Сөт бизенең яман шешенә каршы көрәштә хатын-кызларга киңәшләр гади! Үзегез өчен дә, табибка да бару өчен дә вакыт бүлегез, диагностика чараларын башкарыгыз, сәламәт һәм бәхетле булу өчен авыруның куркыныч факторларын ничек киметергә икәнен анализлагыз!