ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ФНТР КОМАНДА ЧЕМПИОНАТЫ
1 төркем югары лига « С» хатын-кызлар командасы
2 төркем югары лига «Е» ирләр командасы
2022 елның 20-23 октябрендә Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты узачак.
16 октябрь көнне «САБА-АРЕНА " да РФ санитария хезмәте һәм Р.С. Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Турнирга Сирия, Кукмара, Арча, Теләче, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнарыннан, Самара өлкәсеннән 80нән артык спортчы килде. Котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
2022 елның 14-16 октябрендә "САБА-АРЕНА" базасында Татарстан Республикасының XIX авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча "Сәламәтлек " Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Гомуми команда зачетында Саба районы командасы 1 урынны, 2 урынны - Әлмәт районы, 3 урынны-Питрәч районы алды. Спортчыларга һәм тренерларга уңышлар телибез!
11 октябрь көнне «САБА-АРЕНА» да "Паралимпиячеләрнең җәйге уеннары. "Без бергә. Спорт." халыкара комплекслы спорт ярышларының терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар, акыл сәләтенә зыян килгән затлар спорты буенча (дисциплина - өстәл теннисы) җиңүчеләр һәм призерларның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм "Саба дулкыннары" телевидениесе вәкилләре белән очрашуы булып узды. Сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Сезгә уңышлар, ныклык һәм түземлек. Якыннарыбызның ярдәме һәм аларның мәхәббәте һәрчак көч өстәсен!
12 нче октябрь көнне «САБА-АРЕНА " да 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Саба районы Кубогы булды. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Камолов Камол;
2 урын- Хәлиуллин Рәзил; 3 урын- Котдусов Шамил, Ибәтуллин Инсаф. Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
9 октябрь көнне "САБА-АРЕНА" да "Татарстан Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призларына ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча республика ярышлары узды.
2022 елның 8 октябрендә "Саба Арена" базасында Татарстан Республикасы Бадминтон өметләренең 3 нче этабына бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды. 22-23 октябрьдә Казан шәһәрендә барлык спортчыларга һәм тренерларга лаеклы чыгышлар , ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез.
2 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Сочи шәһәрендә халыкара комплекслы спорт «Паралимпиячеләрнең җәйге Уеннары. Без бергә. ПОДА, ЛИН" ярышлары уза (дисциплина - өстәл теннисы).Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы җыелма командасы-бадминтон буенча Россия команда чемпионаты җиңүчесе. Бүген финалда безнең команда Мәскәү өлкәсе вәкилләрен 3: 2 исәбе белән җиңде.
Татарстан Республикасы командасы составында Саба районы вәкилләре Регина Галиәхмәтова, Ильяс Хәйриев һәм Степан Волков чыгыш ясады. Безнең команданы елның төп турнирында җиңүе белән котлыйбыз!!!