12 мартта « САБА-Арена» да якшәмбе лигасы кысаларында команда ярышларында Латиповлар гаиләсеннән татлы приз уйнатылды. Төп призны «Саба Татарстан» командасы (Морат Ибраһимов һәм Камил Вилданов), икенче позициядә «САБА-АРЕНА» (Сафия Нуруллина һәм Зилә Вәлиева) һәм өченче урында «яшь гимназистлар» (Инсаф Гапдерахманов һәм Илзира Латыйпова) яулады. «Татарстан Өметләре»- (Самат Сибгатуллин һәм Раян Йосыпов) 20 команда арасында дүртенче урын белән канәгатьләнделәр.