"Шахмат принцессасы 2023" ачык республика турниры

2023 елның 14 марты, сишәмбе

"Шахмат принцессасы 2023" ачык республика турниры тәмамланды. Ярышлар 11 мартта Р. Г. Нәҗметдинов ис. РСШОРында узды, бу турнирда 55 спортчы катнашты. Безнең районнан Маликова Алиса (2015 елгы), Батталова Аделина (2013 елгы) һәм Мөхәммәтова София (2017 елгы). Маликова Алиса 2015 елгы катнашучылар арасында «Иң яхшы костюм» номинациясендә җиңүче. 2017 елгы катнашучылар арасында Мөхәммәтова Сафия 3 урынны һәм «Иң яхшы костюм» номинациясендә җиңүче булды.  Барлык укучыларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International