«Ел студенты 2023» премиясе!
Шәмәрдән "Яшьлек" командасы кече шәһәрләр һәм районнар арасында иң көчлеләр рәтендә!
4 февральдә САБА - Аренада бадминтон буенча традицион "Җомга турниры" узды.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар:
А Төркеме :
1 урын-Миңнегалиев Илшат,
2 урын-Галимуллин Рәсүл,
3 урын-Дәүләтов Булат.
_________
В Төркеме
Парлы разрядта ярыштылар :
1 урын-Әхмәтшина Саминә/Сафина Элина,
2 урын-Әхмәтшина Камилла/Сафиуллин Рөстәм
3 урын - Шәкүров Самат/Габдрахманов Азамат.
_________
С Төркеме
1 урын - Зиннәтуллина Әминә,
2 урын - Хәбибуллина Наргиза,
3 урын-Юмагулов Зөлфәт һәм Даминова Азалия.
________
D Төркеме
1 урын Шешуков Альберт,
2 урын - Хуҗин Илдан,
3 урын-Шакирова Назлыгул һәм Рәхимуллина Илария.
_________
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр 🥳 🍫 🍬
Сабаның "ПМК" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм шәхсән аның директоры Константин Маковеевка татлы бүләкләр өчен рәхмәт 👏💥🤝✨👍
4 февральдә УСК Саба-Аренада чираттагы «Җомга лигасы»узды. Ярышта 14 дуэт катнашты. Пьедесталда өченче урында-ВәлиуллинА Риана-Хәбибрахманова Зиләнең «Тибхар» хатын-кызлар дуэты. Икенче урында «Лесхоз»катнаш дуэты Сираев Инсаф-Фәйзетдинова Сафира. «Трейд металл» ир-атлар дуэты Ибраһимов Морат-Вилданов Камил җиңүче һәм татлы бүләк иясе булды. 25 февральдә» Гран-при» «Трейд-металл» финалына чакырабыз. "Сәгыйдә" - Игелекле йөрәк.
1-4 февральдә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" ндә өстәл теннисы буенча 14 яшькә кадәрге һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында ТАТАРСТАН Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда 129 кыз һәм 111 малай катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын: Вәлиуллин А./Батыршина Д. (катнаш парлы разряд).
🥈2 урын: Батыршина Д./Хәбибуллина Д. (хатын-кызлар парлы разряды).
🥈2 урын: Вәлиуллин А./Йосыпов Р. (ир-атлар парлы разряды).
🥉3 урын: Батыршина Д. (ялгыз разряд)
🥉3 урын: Вәлиуллин А. (Бердәм разряд).
Көтеп алынган чаңгы ярышы!!
Бүген,31 гыйнвар көнне Лесхоз бистәсендә инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча район Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
26-28 гыйнварда Биектау районының Усад авылында "Бөтенроссия бозда машина ярышлары" узды.
2024 елның 25-27 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышлар рангы "Өч йолдыз". Саба районы тәрбияләнүчеләре, "Саба-Арена" спортчысы Зәйниев Айназ Алексеевскидан Федоров Данила белән парлы категориядә чемпион һәм Әлки районыннан Әхмәтова Ралина белән катнаш парлы разрядта бронза призеры булды.
Айназны, аның әти-әнисен, тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
2024 елның 27-28 гыйнварында Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы Бадминтон өметләре - 2024нең 1 туры узды. Ярышларга бөтен республикабыздан 200гә якын спортчы җыелды. 1 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:
🥇-Сафин Агләм, 1 нче дивизия;
🥈-Сафин Агләм-Хөсәенов Арслан (Казан)) ;
🥈-Сафин Агләм-Исмәгыйлев Иделия (Казан));
🥈-Әхмәтшина Самина, 2 нче дивизион;
🥉-Идрисов Нияз-Рәхимов Әдел;
🥉-Гөбәйдуллина Ралина, 1 нче дивизия;
🥉-Гөбәйдуллина Ралина-Шахмаева Мәдинә;
🥉- Бурганов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе);
🥉-Сафиуллин Рөстәм, 2 нче дивизион;
🥉-Хәбибуллина Наргиза-Чиркина Виктория (Балык Бистәсе).
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!