Шәмәрдәндә 8 нче февраль көнне "Чангы юлы- 2025" бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр ГТО комплексы нормативларын үтәү исәбенә кертелде. Ярышка, мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып, 60 яшьтән өлкәнрәк 150 дән артык спорт сөюче килде. Алар арасында оста шуучылар да, чаңгыга беренче тапкыр басканнар да бар иде. Призлы урын алучыларны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Ридәил улы Закиров тәбрикләп, грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырды. Мәктәпкәчә яшьтәге катнашкан һәр балага истәлек бүләкләре бирелде. Чаңгы юлын үз иткәннәр, өйләренә ярыштан канәгать калып, киләсе ярышларның да тизрәк оештырылуын теләп таралаштылар.