«Саба-Арена» спорт мәктәбендә физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү өлкәсендә 2024 елгы Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс лауреатлары Сафина Иделия, Галимҗанов Булат, Кашапова Зарина, Гайнуллина Зәлия, Әхмәтҗанова Алиана истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр, ә призер Кутдусов Шамил кубок һәм «Минем спорт» курслары белән бүләкләнде. Шамил декабрьдә узган проектларны ачык яклау кысаларында тренировка процессына өлкәннәрчә якын килүе белән комиссияне таң калдыра алды. Күрсәтелгән нәтиҗәләр бүләккә лаек булып чыкты. Барыгызга да уңышлар телибез!