Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм ТатарстанРеспубликасы спорт министрлыгының 2025 елның 5 февралендәге боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "беренче спорт разряды" бирелде: - Әхмәтшина Сәминә-дисциплина бадминтон, (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы); - Гобәйдуллина Ралинә-дисциплина бадминтон, (тренер-укытучысы Бакирова Илзия Илфат кызы) Әминә белән Ралинәне котлыйбыз, спорт осталыгыныңтагын да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрнеҗиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргәирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез! Тренерларга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!