2025 елның 3 февраленнән 7 февраленә кадәр Саратов шәһәрендә бадминтон буенча "Бәллүр волан" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Анда Россиянең 18 төбәгеннән 212 иң көчле спортчы катнашты. Ярыш "өч йолдыз" ранглы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 6 призлы урын яуладылар. 2 - Зәйниев Айназ - Федоров Данила (Алексеевск) , 2 - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель , 3 - Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Базарлы Матак) Зәйниев Айназ , 3 - Сафина Элина Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен дә зур рәхмәт белдерәбез!