"Яшьлек" яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән кошларга җимлек ясады.

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

"Яшьлек" яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән кошларга җимлек ясады. Кыш артык суык булмаса да, кошларга азык кирэк. Шул максаттан, 5  февраль көнне «Яшьлек» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче балаларга кошларга җимлек ясау буенча  мастер класс үткәрелде. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар . Ясаган җимлекләрен агачларга урнаштырдылар һәм һәрдаим карап, канатлы дусларга азык салып торырга дип , сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International