2025 елның 1 февралендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2014гр һәм кечерәк яшь бадминтончыларны котладылар. "Татарстан Республикасының бадминтон өметләре-2024" ярышларының 4 этабы нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары Борһанов Данияр һәм Хәбибуллина Наргиза түбәндәге категорияләрдә призёрлар булдылар: 2 - Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе) 3- Хәбибуллина Наргиза - Чиркина Виктория (Балык Бистәсе). 2024 елгы сезон йомгаклары буенча Саба районының яшь спортчылары дипломнар һәм спорт инвентаре сатып алуга сертификат белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны, тренерларын - Зарипова Гөлнара Хәмит кызын, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!