31нче гыйнвар көнне Казанда татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Тимершык урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Давлитов Баязит (укытучысы Гарифуллина И.И.) җиңүче булды. Саба гимназиясеннән Низамутдинова Илүзә (укытучысы Газиянова Р.М.), Килдебәк урта мәктәбеннән Валиева Алсу (укытучысы Латипова Р.А.), Эзмә урта мәктәбеннән Шайдуллина Илүсә (укытучысы Мифтахова В.Х.), Усманова Нәзирә һәм Мифтахова Азалия (укытучылары Хадиева Г.Ә.), Мичән төп мәктәбе укучылары Мифтахова Зөһрә, Тимербаева Азалия (укытучылары Зарипова Г.Н.), Симет урта мәктәбеннән Имамиева Нәфисә (укытучысы Муллаянова Т.Т.) призлы урыннарга ия булдылар.
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, Явлаштау урта мәктәбе базасында “Балалар оешмасы эшендә инновацион технологияләр кулану” темасына педагог-оештыручылар өчен район семинары узды.
2021 елның 25-28 гыйнварында физик тәрбия буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узды. Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 8нче сыйныф укучысы Закирова Регина (укытучысы Вафин Л.Р.) бу олимпиадада җиңүче, Саба гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Ибраһимов Ислам (укытучысы Гайнуллин И.Ш.), Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 5нче сыйныф укучысы Гарипов Фаил, 6 сыйныф укучысы Гарипов Ранил (укытучысы Вафин Л. Р.)призер булды.
Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2021 елның 28 гыйнварында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате зона конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде.
26 гыйнвардан - 7 февральгә кадәр Саба районында «Бала – төп пассажир!» дигән акция башланып китте. Әлеге чара балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Бүгенге көндә махсус утыргычлар балалар имгәнүен һәм үлемен кисәтү буенча иң эффектив чараларның берсе булып тора. Бу чорда юл-патруль хезмәте игътибарны автомобильләрдә яшь пассажирларны утыртып йөртүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлтә. Шул нияттән, ЮХИДИ нең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы балалары белән очрашып юл йөрү кагыдәләре хакында әңгәмә үткәрделәр, махсус балалар өчен машина утыргычлары ярдәмендә мисаллар күрсәттеләр. Очрашу балаларга бик ошады һәм алар Саба районы ЮХИДИ бүлекчәсенең полиция капитаны Гөлгенә га күп күп сораулар бирделәр, аның белән кызыксынып аралаштылар.
2020 нче елның ноябреннән 2021 нче елның гыйнварына кадәр дистанцион формада «Азбука города в мире роботов» республикакүләм конкурска Иштуган, Завод-Нырты мәктәпләреннән роботлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган проектлар тәкъдим ителде һәм призлы урыннарга лаек булды:
«Куркынычсызлык коды» номинациясе
2 нче урын - Иванов Данияр (кечкенәләр төркеме)
2 нче урын - Шакиров Шаукат и СабитовАйзат (зурлар төркеме)
22 гыйнвар көнне, Балалар Иҗат үзәгенең агымдагы уку елы планы нигезендә район мәктәпләре базасында эшләп килүче «Точка роста» белем бирү үзәкләренең җаваплы педагоглары өчен семинар – практикум булып узды. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.
Татарстаныбызда 2021 нче ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде.
Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашырга теләүчеләргә 2021 нче елның 1 февраленә кадәр фәннәрне ачыклап бетерергә кирәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Йомгаклау аттестациясендә Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор хәбәр иткәнчә бу ел вәзгыятләре тәлабе буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан биреп булмаячак. Атестат алыр өчен чыгарылыш класс укучылары рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханнары гына бирергә тиеш була. Югары уку йортларына керүчеләр рус теле һәм сайлап алу фәннәреннән имтихан бирә алачаклар.
Әгәр дә укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны ачыклап бетермәгән икән, аңа 2021 нче елның 1 февраленә кадәр ачыклап бетерергә кирәк булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына катнашу өчен гаризаны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә бирергә тиеш булалар.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психолого-педагогик комиссия тарафыннан барелгән рекомендациянең күчермәсен, ә инвалид балалар – инвалидлыкларын раслаган справканың күчермәсен, шулай ук психолого-педагогик комиссия тарафыннан бирелгән рекомендациянең күчермәсен теркәргә тиеш булалар.
МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе”ндә “2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” исеме астында чаралар үткәрү башланып китте. Бүген укучыларыбыз елның исеме, Указы, логотип һәм мәктәп китапханәсендә оештырылган күп санлы күргәзмәләр белән таныштылар.