22 гыйнвар көнне, Балалар Иҗат үзәгенең агымдагы уку елы планы нигезендә район мәктәпләре базасында эшләп килүче «Точка роста» белем бирү үзәкләренең җаваплы педагоглары өчен семинар – практикум булып узды. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.
Семинар-практикумда катнашучылар робототехника, виртуаль кузлек, квадрокоптерлар, 3Д модельләштерү өлкәләрендәге эшчәнлек тәҗрибәләре белән бүлеште.