26 гыйнвардан - 7 февральгә кадәр Саба районында «Бала – төп пассажир!» дигән акция башланып китте. Әлеге чара балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Бүгенге көндә махсус утыргычлар балалар имгәнүен һәм үлемен кисәтү буенча иң эффектив чараларның берсе булып тора. Бу чорда юл-патруль хезмәте игътибарны автомобильләрдә яшь пассажирларны утыртып йөртүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлтә. Шул нияттән, ЮХИДИ нең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы балалары белән очрашып юл йөрү кагыдәләре хакында әңгәмә үткәрделәр, махсус балалар өчен машина утыргычлары ярдәмендә мисаллар күрсәттеләр. Очрашу балаларга бик ошады һәм алар Саба районы ЮХИДИ бүлекчәсенең полиция капитаны Гөлгенә га күп күп сораулар бирделәр, аның белән кызыксынып аралаштылар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягафарова үзенең чыгышында балаларга җиңел автомобильнең алгы утыргычында, баланы арткы утыргычта йөртү, аның авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен махсус саклану җайланмаларын кулланып башкарылырга тиешлеге хакында сөйләде. Дәүләт автомобиль инспекторлары 12 яшькәчә баланы арткы утыргычта йөрткәндә дә саклагыч җайланмаларны кулланырга киңәш иттеләр.