Тел – гомерлек юлдашыбыз

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстаныбызда 2021 нче ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде.        

Шушы уңайдан, 20 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә китап күргәзмәсе, “Тел – гомерлек юлдашыбыз” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм матур җыр, шигырь һәм биюләр белән үрелеп барылды. Соңыннан бергә башкарылган “Туган тел” җыры барлык катнашучыларда Туган телебезгә горурлык хисе уятты.

Газиз туган телебезне кадерлик, яклыйк, саклыйк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International