Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашырга теләүчеләргә 2021 нче елның 1 февраленә кадәр фәннәрне ачыклап бетерергә кирәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Йомгаклау аттестациясендә Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор хәбәр иткәнчә бу ел вәзгыятләре тәлабе буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан биреп булмаячак. Атестат алыр өчен чыгарылыш класс укучылары рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханнары гына бирергә тиеш була. Югары уку йортларына керүчеләр рус теле һәм сайлап алу фәннәреннән имтихан бирә алачаклар.
Әгәр дә укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны ачыклап бетермәгән икән, аңа 2021 нче елның 1 февраленә кадәр ачыклап бетерергә кирәк булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына катнашу өчен гаризаны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә бирергә тиеш булалар.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психолого-педагогик комиссия тарафыннан барелгән рекомендациянең күчермәсен, ә инвалид балалар – инвалидлыкларын раслаган справканың күчермәсен, шулай ук психолого-педагогик комиссия тарафыннан бирелгән рекомендациянең күчермәсен теркәргә тиеш булалар.
Мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучыларга гаризаны районның мәгариф идарәсенә килеп язарга кирәк. Гариза язу өчен түбәндәге документлар алып килү сорала:
- Урта белем алу турындагы аттестат;
- Паспорт;
- СНИЛС.
Урта һөнәри белем йортларында укучыларга югарыда әйтелгән документларга өстәп хәзерге вакытта үзе укый торган оешмадан (колледж, училище) агымдагы елда урта белем программасын үзләштереп бетерде дигән справка да кирәк булачак.
Мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучылар һәм урта һөнәри уку йортларында укучылар түбәндәге предметлардан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра ала: рус теле, профиль дәрәҗәдәге математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай), информатика.
2020-2021 уку елында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестиациясенә әзерләнү һәм уздыру чорына "кайнар линия" телефоннары номерлары исемлеге:
8(843)294-95-06 - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге
8(843)237-74-84 – Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
8(843)622-40-77- Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе