Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2021 елның 28 гыйнварында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате зона конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде.
8 нче гыйнвардан 12 нче гыйнварга кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 23 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 9 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Конкурсны оештыручылар һәм жюри аларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр. Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):
1 урын –Балтач районы Карадуган гимназиясенең “Маска” театр коллективы. Җитәкчесе: Файзрахманова Л.М.
2 урын – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең “Бөтерчекләр” коллективы. Җитәкчесе: Вильданова Г.Ш.
Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):
1 урын – Зайнуллина Р.Х.
1 урын – Халилова Л.Х.
2 урын – Питрәч районы 2 нче номерлы Питрәч урта мәктәбенең “Тамчы” театр коллективы. Җитәкчесе: Галәветдинова Е.Н.
3 урын – Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең “Өмет” театр коллективы. Җитәкчесе: Давлетова И.Г.
Зурлар төркеме (8-11 класслар):
1 урын - Саба районы Тимершык урта мәктәбенең “Яшьлек” театр берләшмәсе. Җитәкчеләре: Гарифуллина И.И., Шаймурзин И.К.
2 урын – Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәгенең “Нур” театр берләшмәсе. Җитәкчеләре: Баширова Н.И., Сахабиева Л.З.
Иң төп приз - Гран-прига Саба районы Шәмәрдән лицееның “Тылсым” театр берләшмәсе лаек булды. Җитәкчеләре: Шакирова А.А., Гайнуллина Д.Ш., Сабирова Р.А.