ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Традиция буенча, апрель – экологик белем һәм тәрбия бирү айлыгы булып тора. Айлык кысаларында укытучылар, укучылар белән берлектә төрледән төрле кызыклы ачык дәресләр, экскурсияләр, интеллектуаль викториналар, конкурс һәм уеннар үткәрәләр. Шулай ук мәктәп күләмендә төрле акция һәм флешмоблар уза. Мәсәлән, биология укытучысы Вәлиәхмәтова Г.Г. 7 нче А сыйныфында “Хайваннар дөньясының үсеш исбатланышы” темасына ачык дәрес күрсәтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Сабаның 4 нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәптә укытуга психологик – эмоциональ әзерләү»темасына район семинары узды. Баланың мәктәпкәчә белем алуга психоэмоциональ әзерлеге — ул мәктәпкәчә яшьтәге балачак чорында шәхеснең психик үсешенең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
апрель, 2021 ел
җомга

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә Иҗат үзәге белгечләре һәм педагоглары балалар өчен төрле төрдәге чаралар оештырды. «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешләре буенча, балалар күңел биреп ясаган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Районда «Saba Вalahoner» һөнәрләр шәһәрчеге» муниципаль программасы  үз эшен дәвам итә. 13 нче апрель көнне исә программага Килдебәк авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр дә килеп кушылдылар.  

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Табигать белгечләре” экологик КВН узды. Чарада  5,6 класс укучыларыннан төзелгән “Урман дуслары”, “Җир балалары” командалары катнашты. “Хайваннар дөньясында”, “Кош оясы”, “Кошларны кем күбрәк белә?” кебек биремнәрне үтәү барышында укучылар табигать законнарын, аның байлыкларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Соңгы этапта алып баручы   сораулар биреп, экологик проблемалар турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарырга мөмкинлекләрен плакатларда чагылдырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елда Ю.А. Гагаринның космос киңлекләренә очуына 60 ел тулды. Шул уңайдан МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе”ндә әлеге вакыйганы искә алып төрле чаралар үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Шушы  көннәрдә районыбызнын РДШ активистлары, Лесхоз һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары Насибуллина Ильвина белән Әхмәтханова Гөлинә Мәскәү шәһәрендә узган «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә булып кайттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

9
апрель, 2021 ел
җомга

МГБУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә Керәнне авылыннан чыккан күренекле шәхесләр – Татарстанның халык рәссамы Мадияр Шәрип улы Хаҗиев

Тэги: Мәгариф идарәсе

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар иҗат үзәге базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» дип исемләнгән республика семинары булып узды. Семинар эшендә Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең региональ координаторы Раззакова Руфинә Равил кызы һәм Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәте Рәисе Сафин Динар Рузелевич катнаштылар.

Балалар иҗат үзәге базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» дип исемләнгән республика семинары булып узды. Семинар эшендә Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең региональ координаторы Раззакова Руфинә Равил кызы һәм Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәте Рәисе Сафин Динар Рузелевич катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International