Юлларда сак булыгыз!

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча Юлбат төп мәктәбенен “Хыял”ял һәм сәламәтләндерү лагере  “Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча» ТР «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашты.

Һәр юл хәрәкәтендә катнашучы олы кеше дә, бала да билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиеш: юл хәрәкәте, урам һәм юлларда үз-үзеңне тоту. Юлларда үз-үзеңне тоту культурасын балачактан тәрбияләргә кирәк.

Бу максаттан мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча системалы эш алып барыла.

Лагерь планы нигезендә, балалар юл - транспорт травматизмын булдырмау, юл йөрү кагыйдәләренә карата укучыларның кызыксынуларын арттыру, танып-белү мәнфәгатьләрен, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буенча төрле видео-материаллар карадылар. “Хыял” лагерендагы  укучылар юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча уеннарда һәм викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International