Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Дуслык” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере, шулай ук “Кырмыска” хезмәт һәм ял лагере менә инде 13нче көн үзенең эшен дәвам итә. Һава торышы да үзенең кояшлы көннәре белән куандыра. Лагерьдагы һәр көн иртәнге линейка, зарядка ясаудан башлана. Тәмле иртәнге аштан соң балалар өчен бик бай һәм кызыклы чаралар оештырыла. Төрле флешмоблар, саф һавада уеннар, ярышлар, мастер – класслар һәм онытылмаслык экскурсияләр үткәрелә. Хезмәт һәм ял лагеренда балалар күңел ачу белән беррәттән, мәктәп территориясен яшелләндерү, матурлау белән шөгыльләнәләр: чәчәк һәм яшелчә түтәлләре йомшарталар, су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар.