8 июнь көнне мәктәп яны «Шатлык» лагеренда «Табышмаклар көне» үткәрелде. Укучыларга төрле кызыклы сораулар бирелде. Барлык кызлар һәм малайлар да үзләренең тапкырлыкларын күрсәтә алдылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Галимова Гөлчәчәк Хөснулла кызы бер табышмакның җавабыннан күбәләк ясау буенча мастер-класс үткәрде.