Туган тел һәм әдәбият укытучылары семинары

2021 елның 5 июне, шимбә

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм   укытучыларның методик осталыгын күтәрү максатыннан, районның татар теле һәм әдәбияты  укытучылары өчен гыйнвар- июнь айларына  җиде семинар планлаштырылган иде. Шуларның соңгысы 4нче июнь көнне Олы Арташ төп мәктәбе базасында узды. Семинарда Олы Арташ, Икшермә, Олы Кибәче, Завод-Нырты мәктәпләренең туган тел укытучылары һәм милли мәгариф буенча методист Гайнуллина Л .Ф. катнашты. Семинар барышында һәр укытучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады. Әлеге чыгышлар педагогларның заманча технологияләргә ия булуларын, критик фикерләүне үстерү методикасын, заманча укыту чараларын, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллана, төрле формадагы дәресләрне оештыра белүләрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International