Туган тел һәм әдәбият укытучылары киңәшмәсе

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2нче июнь көнне Шекше төп мәктәбе базасында туган тел һәм әдәбият укытучылары киңәшмәсе булып узды.  «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга этномәдәни традицияләр һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү» дип исемләнгән әлеге семинарда Евлаштау, Шекше һәм Иштуган мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклашып фикер алышты. Киңәшмә барышында уку грамоталылыгы, дәрестән тыш эшчәнлек, уку тизлеген үстерү, сөйләм культурасы, дидактик уеннар, туган тел һәм әдәбият  дәресләрендә кроссенс алымын куллану турында чыгышлар тыңланды. Семинар ахырында укытучылар Туган телләр хәм халыклар бердәмлегенә багышланган интеллектуаль бәйгедә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International