2020 елның 8 мартында Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган "Яз гөлләре - хатын - кыз" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты оештырдылар. Балалар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар яңгырады.
Саба районы авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр җәлеп итү максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Юлбат авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Юлбат авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.
22 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Юлбат авылы мәдәният йорты һәм китапханә коллективы, республиканың, районның төрле почмакларында яшәүче Юлбат авылыннан чыккан авылдашлар, Юлбат, Тенеки авылы үзешчәннәре белән берлектә, «Ил терәге - ир егетләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышланды.
16 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Ватан тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, хәрбиләрнең, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү, һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү, Ватанны саклауга әзерлек формалаштыру максатыннан, «Әфганстан – мәңге төзәлмәс яра» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде һәм презентация материалы тәкъдим ителде. Әфган сугышы геройлары истәлегенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз, Тенеки авылында туып-үскән Илгизәр Харисов турында әңгәмә үткәрелде. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышлана.
4 февраль көнне Юлбат авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
2 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Сталинград батырлыгын искә алыйк!" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында төп сүз Сталинград сугышында катнашкан якташларыбыз, Татарстан батырлары турында барды. Хәтер сәгате ТАССР ның 100, Хәтер һам Дан еллары уңаеннан оештырылды.
7 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Балкыш"- "Сияние" ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестиваленең муниципаль сайлап алу туры булып узды. Әлеге фестивальдә Юлбат мәдәният йортының "Зөбәрҗәт" фольклор коллективы да чыгыш ясады. Коллектив тамашачылар һәм жюри хөкеменә «Тарих эзләре буйлап...» дигән музыкаль композиция күрсәтте . Чыгыш "Фольклор" номинациясендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
26 гыйнварда Казан шәһәрендә «РИТМ» халыкара фестиваль үзәге оештырган "Талантлар симфониясе" Халыкара конкурсы узды. Конкурста,"Шаян" бию дуэты составында, Юлбат авыл мәдәният йортының бию сөючеләр клубы әгъзасы Фәтхриев Рушан катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча дуэт II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм кан белән тулган, тик алар арасында аеруча фаҗигале мизгелләр бар. 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел, 27 гыйнварда, әлеге блокаданы өзүгә 76 ел була. Шул уңайдан 17 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “900 көн батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
12 январь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр.